Татарстан синоптиклары кар һәм буран фаразлый

Юлларда - бозлавык

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кар явачак, көндез - юеш кар. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал.

Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә температура Татарстан буенча 1-6 градус салкын була, көндез - 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы ихтимал.

Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава, кар явуы ихтимал. Төнлә температура 1-3 градус салкын, көндез 1-2 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.