Башкортстанда XVI йөз сәясәт эшлеклесе Әсән хан истәлегенә мемориаль комплекс ачылды

Хан кабере өстендә гөмбәз рәвешендәге чүкеп ясалган каркас корылма урнаштырылган, кабернең әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Тәтешле районында XVI йөз башкорт сәясәт эшлеклесе, башкортларның ирәкте кабиләсе башлыгы Әсән хан истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Бөтендөнья башкорт корылтае матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Хан кабере өстендә гөмбәз рәвешендәге чүкеп ясалган каркас корылма урнаштырылган, кабернең әйләнә-тирәсе тәртипкә китерелгән.

Әлеге проект Башкортстан Республикасының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм субсидия формасындагы грантлар тәкъдим итү буенча социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле һәм Хөкүмәтнеке булмаган оешмалары арасында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулады. Проектның гомуми бәясе 785 мең сум тәшкил итә.