12 октябрьдән Башкортстанда шәхси мәдәният оешмаларына белешмә белән генә кертәчәкләр

Дәүләт һәм муниципаль мәдәният оешмалары өчен чикләү чаралары 4 октябрьдә үк гамәлгә кертелгән иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда вакцинация узмаган кешеләр өчен чикләү чаралары кертү дәвам итә.

Республика башлыгы Радий Хәбиров указы буенча, 12 октябрьдән шәхси милектә булган музейларга, күргәзмә залларына, китапханәләргә, театрларга, кинотеатрларда, концерт залларына, мәдәният йортларына керү өчен вакцина ясату яки алты ай эчендә коронавирус белән авыру турында белешмә кирәк булачак, дип яза «Башинформ». Шушы ук чикләү чаралары дәүләт һәм муниципаль мәдәният оешмалары өчен 4 октябрьдә үк гамәлгә кертелгән иде.

Республикада тамаша залларын элеккечә үк 100 процентка тутырырга була. 18 яше тулмаган балалар бу оешмаларга алда әйтелгән документларсыз, әмма медицина битлегеннән кертелә.