Аксубайда яр буе ачылды

Яр буеның ТАССРның 100 еллыгын һәм район оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында төзелүе һәм ачылуы символик мәгънәгә ия.

(Аксубай, 7 октябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайда тагын бер иҗтимагый киңлекне — Мазилин урамындагы яр буен ачтылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Камил Гилманов әлеге социаль-мәдәни объект ачылышын тарихи вакыйга дип атады. Яр буеның ТАССРның 100 еллыгын һәм район оешуның 90 еллыгын бәйрәм итү елында төзелүе һәм ачылуы символик мәгънәгә ия. Яңа объектны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.

Яр буе территориясенә брусчатка җәелгән, таганнар белән керү урыны үзенчәлекле итеп төзелгән, монда эскәмияләр дә күп, инеш ярларын күперчек тоташтыра, яр буе тирәлегендә амфитеатр төзелгән. Территориягә газон үләне чәчелгән, ә якын арада биредә өстәмә агачлар утыртылачак. Төзекләндерелгән яр буе, тирә-якта үсеп утырган куаклар сулыкта чагылыш таба.

«Бүгенге яр буе ачылышы — ул инеш буе тирәлеген төзекләндерү буенча проектны гамәлгә ашыруның башы гына. Алга таба бу иҗтимагый киңлекне Октябрь урамы белән тоташтыру планлаштырыла» — диде район башлыгы.

Камил Гилманов кыска вакыт эчендә яр буен төзекләндергән подрядчы Рәфис Гайфетдиновка рәхмәт белдерде. Биредә эшләр иртә яздан башланды, район башлыгы билгеләп үткәнчә, яр буен төзекләндерүгә район башлыгы Ильшат Загидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов үз өлешләрен кертте.

Аксубайлыларны Шамил Яһудин да котлады, ул Аксубай районының ничек төзекләнүен, матураюын билгеләп үтте. Районның чәчәк атуын, киләчәктә шәһәр статусын бирелүен теләде.

Символик тасманы кисеп, Аксубайда яшәүчеләр һәм кунаклар яр буен карады, аның матурлыгына сокланды, бу төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекнең яраткан ял урынына әйләнүен, бирегә гаиләләре белән ял итәргә киләчәкләрен билгеләп үттеләр.