Тубыл шәһәрендә өлкәннәр өчен чараларны Себер татар мәдәният үзәгендә үткәрделәр

Хөрмәтле бәйрәм кунакларын Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Тубыл шәһәрендә “Өлкәннәр көне”нә багышланган чаралар Себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Бу турыда Бөтенднья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Шәһәр күләмендә узган бәйрәм концертын алып баручылар замана авырлыкларына бирешмәгән әби-бабайларны котлап җылы теләкләр юлладылар. Хөрмәтле бәйрәм кунакларын үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады.

Ул, өлкән буын кешеләренә авыр елларны кылган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, саулык-сәламәтлек теләде. Бәйрәм сәхнәсеннән җырлар яңгырады, үзәк хезмәткәрләре шигырьләр сөйләделәр. Себер татар мәдәният үзәгенең вокал ансамбльләренә йөрүче балаларның чыгышлары өлкәннәрне сөендерде.

Залда утыручылар арасында лаеклы ялда булган милләттәшләребез, бөтен гомерләрен балаларын тәрбияләүгә багышлаган, аларны зур тормыш юлына озаткан өлкән яшьтәге кунаклар, “Яшьлеккә сәяхәт" ансамблендә җырлаучылар, күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәт ветераннары иде.

Милли сый табыны артында очрашып, яшьлек елларын искә алды тубыллылар. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җырчысы Гали Сәитов аш алдында изге догаларын укыды. Гомер көзләрен каршы алган бәйрәм кунаклары “Өлкәннәр көне“ бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтләр юлладылар.