Татарстанда көчле җил көтелә

Җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитәчәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 октябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм республика башкаласында көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Синоптиклар сүзләренә караганда, аның тизлеге 18 метрга җитәчәк.