Татарстанда экологик белем бирә башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итәләр

Россиядә иң беренче экология факультетының юбилеен 21 ноябрьдә УНИКСта уздыралар.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче экология факультеты оештырылуга  50 ел тула. 21 ноябрьдә “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” фәнни-гамәли конференциясе була. Бу турыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында була. Ике көнлек конференция программасына республиканың әйдәп баручы галим-экологлары катнашында пленар утырыш һәм “Татарстан Республикасында укыту-фәнни бергәлек казанышлары” дигән “Түгәрәк өстәл” кертелгән.

Катнашуга гаризалар электрон почтага (mania_kazan@mail.ru) кабул ителә.

Конференцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм табигать ресурсларын файдалану проблемалары институты, “Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә Казан федераль университеты оештыра.