"Татар-информ"да "Сәләт" яшьләр оешмасының яңа проектлары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 7 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ" агентлыгында "Сәләт" яшьләр оешмасының яңа проектларына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, “Сәләт” Клубы президентыТимерхан Шәйхетдинов, “Сәләт” профильле сменалары координаторы Игорь Смирнов катнаша.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла.

Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru