Көньяк Осетия башкаласында Путин урамы барлыкка килде

Урам исемен үзгәртү турындагы карар Россия Президентының туган көнендә кабул ителде.

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Көньяк Осетия хакимияте Цхинвалның үзәк урамнарының берсе - Мәскәү урамын Россия Президенты Владимир Путин исеме белән атарга карар иткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мондый карар Көньяк Осетия халкына һәрьяклап һәм даими ярдәм күрсәткәне, 2008 елның августында Көньяк Осетияне коткарганы һәм ул вакытта Россия җитәкчеләре тарафыннан республиканың бәйсезлеген тану турындагы карар өчен рәхмәт йөзеннән кабул ителде", - дип хәбәр иткән "Интерфакс"ка дүшәмбе көнне Цхинвал мэры Алан Кочиев.

Аның сүзләренчә, урам исемен үзгәртү турындагы карарны мэрия каршындагы тиешле комиссия хуплаган.

Путин исеме бирелгән Мәскәү урамы Цхинвал үзәгендә урнашкан. Анда Көньяк Осетия дәүләт университеты, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга багышланган обелиск урнашкан.

Президент администрациясендә "Интерфакс"ка хәбәр итүләренчә, карар республика президенты Анатолий Бибиловның йөкләмәсе белән Россия дәүләт башлыгы туган көнендә кабул ителгән.