Башкортстанда татар һәм чуваш телләрендә белем бирүче мәктәпләр ачыла

Татар теле Нефтекамскида интернат тибындагы уку йортында кертеләчәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда татар һәм чуваш телләрендә белем бирүче полилингваль мәктәпләр барлыкка киләчәк. Шул турыда төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе әйткәнчә, ике полилингваль мәктәптә укыту татар һәм чуваш телләрендә алып барылачак. Татар теле Нефтекамскидагы интернат тибындагы уку йортында кертеләчәк. Мәктәп Татарстан һәм Удмуртиядән укучылар җәлеп итәр дип планлаштырыла. Башкорт һем чуваш телләрендә белем бирәчәк мәктәп Бәләбәйдә ачылырга мөмкин.

Шунысын да әйтик, төбәктә шундый 14 мәктәп ачылачак. Әлегә аларның икесе эшли, калганнары 2024 елга ремонтланачак һәм төзеләчәк.