7 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады, Равил Гайнетдин дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман исемлегенә керде.

Быел «Үзгәреш җиле»ндә алдагы өч сезонда катнашкан 16 артист җырлый / «Үзгәреш җиле» IV татар җыры фестивале 28-29 ноябрьдә була.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады / Бүген Владимир Путинга 67 яшь тулды.

Равил Гайнетдин дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман исемлегенә керде / Рейтинг авторлары мөфти Равил Гайнетдиннең Россия исламындагы төп фигура булуын әйтә.

“Сәләт” координаторы: Сәлкешләрнең татар телен белүләре мәҗбүри түгел / Әйдаман булырга теләүчеләр татар телен белергә тиеш.

Татарстанда икътисад өлкәсендә якынча 40 мең чит ил кешесе эшли / Республикага эшләргә күбесенчә Төркия, Кытай, Сербия, Черногория, Үзбәкстан, Таҗикстаннан киләләр.

Татарстан Президенты Россия юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты / Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

“Идел-йорт” фестивалендә Теләче артистлары Зәйнәшева әсәрен тәкъдим итте / “Сердәш” халык театры 2014 елда төзелгән.

7 - 13 октябрьгә Татарстанның мәдәни афишасы / Бүген «Әлиф» командасы «Әллүки» спектаклен күрсәтә, бу атнада Камал театрында Салават Фәтхетдинов концерты була.

«Хозур ТВ» каналында «Намаз дәресләре» телепроекты башланды / Телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин.

Казанның регби клубы югары лиганың бронза призеры булды / Сезон дәвамында «Стрела» клубы бер тапкыр да җиңелмичә уйнады.

Минтимер Шәймиев: Күптелле белем бирү комплексларын төзү график буенча бара / Беренче күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә бүген Казан Кремлендә узды.