Татарстанда урман утыртуны ике тапкыр арттыру турында планлаштыралар

Бүгенгә республикада урманнар мәйданы күп түгел һәм ул бары 17,5 процентны тәшкил итә.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Татарстанда урман утыртуны ике тапкыр арттыру турында плналаштыралар, ул вакытта мәйдан 4 мең гектарга җитәчәк. Хәзер республикада һәр елны 2 гектарда яшь агачлар утыртыла.

“Бүгенгә республикада урманнар күп түгел һәм ул бары 17,5 процентны тәшкил итә. Бу аз. Бу өлкәдә эшләргә кирәк. 2010 елдагы корылык урманнарның санитар торышына тискәре тәэсир итте. Без агач утырту белән шөгыльләнәбез, алар яхшы гына үсеп китә. Коры һава торышы булганда аларга су сибәбез һәм республика халкын да утыртылган үсентеләргә игътибарлы булып, кирәк чакта килеп, су сибүләрен сорыйбыз”, – дип җиткерде Татарстан Урман хуҗалыгы министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Әмир Бәдертдинов.

Республика Россиядә аз урманлы төбәкләргә керә. Татарстанда ул бары 17,5 процентны тәшкил итә. Районнар буенча мәйдан өлеше тигез түгел ул: 3тән (Чүпрәле) 41 (Нурлат) процентка кадәр. Урман фонды 1 млн 271 мең гектар мәйданда. Республикада кеше башына 0,36 гектар урман туры килә.