Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә

Һава температурасы 14 градуска кадәр күтәрелә.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 8 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республикада күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә +5..+10, көндезге максималь температура +9..+14 градус булачак.

Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көндезге сәгатьләрдә дә булачак.Казанда төнлә – +6..+8, көндез +11..+13 градус җылылык көтелә, дип җиткерә синоптиклар.