Балтач өлкәннәренә иганәче концерт бүләк итте

Казан шәһәренең “Мирас” өлкәннәр ансамбле чыгышын теләгән һәр өлкән кеше бушлай карый алды.

(Балтач, 6 октябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Балтач районның юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Ильясов өлкәннәр декадасы барган көннәрдә район өлкәннәренә зур бүләк ясады. Казан шәһәренең “Мирас” өлкәннәр ансамбле чыгышын теләгән һәр өлкән кеше бушлай карый алды, дип яза җирле басма.

Шушы көннәрдә район күләмендә өлкәннәр өчен үткән икенче зур чара инде бу. Беренчесендә – “Йөрәкләрнең әле уты бар” дип исемләнгәнендә, районның орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булган ветераннарын чакырып, хөрмәтләгәннәр иде. Аларны (400гә якын кешене), шулай ук юбилейларын, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләрне ул чакта район башлыгы Рамил Нотфуллин, рәхмәт сүзләре һәм изге теләкләр белән куандырса, “Мирас” концерты алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров котлады. Бу көнне өлкәннәр тәм-том, кайнар чәй белән сыйланды, мәдәният йорты фойесында “Көз безнең йөрәкләрдә” дигән гадәти булмаган зонтиклар конкурсына килгән эшләрдән күргәзмә белән танышты. Әлеге конкурска – районыбыз әби-бабайларының оныклары белән бергә иҗат иткән “җимешләре”нә шул көнне үк жюри бәя бирде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук “Без бергә” дигән өлкәннәр арасында барган интернет-конкурска да йомгак ясалды.