7 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән котлады, торак йортларны төзекләндерү планы үтәлеп килә, көрәшчеләр җиңү белән кайта.
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинны туган көне белән котлады/Россия Президенты Владимир Путин үзенең туган көнен билгеләп үтә - аңа 65 яшь тулды.Россия-Согуд Гарәбстаны хөкүмәтара комиссиясе утырышы Казанда узарга мөмкин/Татарстан Республикасы Президенты Согуд Гарәбстаны короле Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады/Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә, диелә министрның котлавында.Татарстанда торак йортларны капиталь төзекләндерү программасы 94 процентка үтәлгән/Ремонт программасы Казандагы 931 йортта яңа индивидуаль җылыту пунктлары урнаштыру хисабына арткан.Татарстан Премьер-министры Казанда истәлекле чыршылар аллеясы утыртты/Бүген республикада “Урман атналыгы – 2017” табигатьне саклау акциясе узды.Васил Шәйхразиев "Төркиләр алтыны" форумында катнашучы яшьләр белән зарядка ясады/Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе төрки яшьләр белән җанлы әңгәмә уздырды.Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Казанда узачак/Ярышлар 2018 елның 19-22 июль көннәренә билгеләнгән.Иртәгә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә/Һава температурасы 14 градуска кадәр күтәрелә."Себер кубогы" турнирында Татарстан көрәшчеләре 14 алтын медаль яулаган/Узган елгы турнирда "алтын"нар саны өчәү генә иде.