2018 елдагы дөнья чемпионаты алдыннан Казанда черкиләргә каршы эшкәртү үткәрәчәкләр

Турнир кабул итүче шәһәрләрдә күчмә дезинфекция камерасы урнаштырылачак, ә спорт объектлары янындагы сулыкларны эшкәртәчәкләр.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда һәм турнир кабул итүче башка шәһәрләрдә черкиләргә каршы эшкәртү чаралары үткәрәчәкләр. Бу хакта Life басмасы хәбәр итә.

Шәһәр хакимиятләре күчмә дезинфекция камерасы сатып алачак, ә спорт объектлары янындагы сулыклар бөҗәкләргә каршы эшкәртү узачак.

Әлеге кисәтү чаралары тропик һәм субтропик илләрдән килүче туристлар абровирус инфекция (кан эчүче бөҗәкләр тарата торган инфекцияләр – ТИ иск.) алып килү ихтималы сәбәпле уздырыла.