Лениногорскида Ленин һәйкәлен юарга җыеналар

Шәһәр халкы өмәгә чакырыла.
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). 9 октябрь көнне Лениногорскиның үзәк мәйданында "Ленин һәйкәлен юабыз" акциясе үтәчәк. Бу хакта Лениногорск муниципаль районы порталында хәбәр ителә.Акцияне оештыручылар акциядә катнашыр өчен шәһәр халкын чакыра. Өмәдә катнашучылар иганәчеләрдән бүләкләр алачак, диелә хәбәрдә.