Уфада татар оешмалары пикет үткәрде

Әлеге урам җыены алда торган халык исәбен алуны гадел оештыруны таләп итеп оештырылды

(Уфа, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Уфада, Статистика дәүләт идарәсе бинасы каршында пикет оештырды. Анда егермегә якын кеше төрле шигарьләр тотып торды.
Әлеге урам җыены алда торган халык исәбен алуны гадел оештыруны таләп итеп оештырылды. 2002 елда Башкортстанда, татарларны башкорт дип яздыру аркасында, 300 мең тирәсе татар кимегән һәм халык саны буенча өченче урынга төшкән иде. Менә шул хәл кабатланмасын, җанисәп гадел һәм ялганлауларсыз үтсен өчен, татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре үз фикерен хакимиятләр дә ишетсен, дип урамга чыкты.
“Татар халкы бүленмәс һәм бербөтен”, “Бу юлы фальсификацияләр булмасын!”, “Башкортны татар исәбенә арттыруга юл куймыйк” кебек шигарьләр тотып торды ризасызлык чарасында катнашучылар.
Пикетны оештыручылар, халык исәбен алу кампаниясе башланганчы, күп кеше катнашлыгында, митинг та оештырырга ниятли. Әле моның өчен рөхсәт сорап башкала хакимиятләренә мөрәҗәгать тапшырылган.