ПАЗ автобуслары үз маршрутлары буйлап чыкты

Лениногорскида 10 яңа пассажир автобусы артты

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорск шәһәренең үзәк өлешендә “Спутник” җәмгыятенең 10 пассажир автобусын тәкъдир итү тантанасы булды, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында. Тәкъдир итү тантанасында муниципаль район башлыгы Рәгат Хөсәенов катнашты.
Нәкъ менә әлеге җәмгыять район һәм шәһәр буенча хәрәкәт итүне тәэмин итәчәк. Автобусларда 23 утыргыч бар, ә барлыгы алар 42 пассажирны сыйдыра. Әлегә Лениногорск буенча 5 яңа “ПАЗ-32054” автобусы йөри. Алар санын 17гә чаклы җиткерү күздә тотыла.