Заманында Борис Ельцинга татар түбәтәе кидерткән Зөфәр Салиев вафат

Зөфәр Салиевны Чирмешән районы Кәминкә авылына алып кайтып җирләячәкләр.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татар милли хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсе Зөфәр ага Салиев вафат. Бу хакта милләтпәрвәр агабыз белән озак еллар дуслашып яшәгән Нәбирә Гыйматдинова хәбәр итте, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.

Заманында Борис Ельцинга татар түбәтәе кидерткән, соңрак, өметләре акланмавын күреп, түбәтәйне кайтаруын таләп итеп хат язган Зөфәр Салиевка 96 яшь иде.

Зөфәр Салиевны Чирмешән районы Кәминкә авылына алып кайтып җирләячәкләр.