Югары Ослан халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына яңартылган һәйкәл ачты

Сугыш елларында Мәйдан авылыннан фронтка 600дән артык кеше киткән, шуларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Югары Ослан районының Мәйдан авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларына яңартылган һәйкәл ачылды. Канлы сугыш елларында торак пункттан фронтка 600дән артык кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы кире кайтмаган. Бу хакта «Волжская новь» яза.

Мәйдан авылында фронтта һәлак булган авылдашларына һәйкәлне беренче тапкыр 1970 елда ачтылар. Яңартылган объектны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая, Әфганстан сугышы инвалидлары һәм сугыш ветераннары берлеге рәисе Сергей Плеханов, Мәйдан авыл җирлеге башлыгы Виктор Михеев катнашты.

Тантаналы митингтан соң катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Шулай ук районның алдынгы гражданнарын ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле билгеләр белән бүләкләделәр. Югары Ослан якташлык җәмгыяте әгъзасы Николай Прохоров һәм җирле үзидарә органы ветераны Валентина Сафонова бүләккә лаек булды.