Яшел Үзәннең меңнән артык гаиләсе аварияле торактан яңа йортларга күчте

Яшел Үзәндә гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча муниципаль адреслы программага 144 күпфатирлы йорт – 1774 бина кергән.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Торак фондының гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы кысаларында 11 күпфатирлы йортка 1122 гаилә күченгән. Бу хакта Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзән башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Матвеева сүзләренчә, гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча муниципаль адреслы программасына 144 күпфатирлы йорт – 1774 бина кергән. 

71 гаилә үзләренең сатып алу акчаларын алган, ә 824 гаиләгә фатирлар беркетелгән, 1070 бина буенча күчемсез милекне муниципаль кирәгенә алу өчен килешү төзелгән. Барлыгы 406 бина калган – алар суд аркылы карала.

Программа шартлары буенча аварияле торак хуҗаларына Яшел Үзәндә һәм Яшел Үзән районында барлык уңайлыклары булган фатир алу мөмкинлеге бирелә. Шәһәр халкы үзләре Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды исемлегендәге йортларны сайлый ала. Хәзерге вакытта фатир сайлау буенча бәйгегә 260 бина куелган.