Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе: Пенсия реформасы котылгысыз

Шамил Агиев күп балалы аналар өчен пенсиягә чыккандагы ташламаларны уңай факт дип саный.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы берлеге рәисе Шамил Агиев Россиядә пенсия реформасы котылгысыз дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”га интервьюда әйтте.

“Без берничә төрле реформа кичердек. Алар совет чорында да булды. Минем буын пенсиянең бөтенләй булмавын дә хәтерли. Минем 103 яшькә кадәр яшәгән әбиемнең әнисе һәм ике әбием бөтенләй пенсия алмады. Алар бары яшь буынның ярдәменә гына өметләнде”, - дип сөйләде эксперт.

Әңгәмәдәш реформаны тәкъдим итүчеләрнең дөрес алым кулланмауларын, алдан фикер алышу кирәк булганлыгын әйтте.

“Ярый әле Россия Президенты Владимир Путин тулы аңлатма белән чыгыш ясап, күп нәрсәне үз урынына куйды. Әлегә башка категория – кораллы көчләр, көч структуралары пенсионерлары белән ни булачагы билгесез. Сәламәт, ныклы әзерлекле ир-атларны 45-50 яшьтән пенсиягә озаталар”, - дип фикерләре белән уртаклашты Шамил Агиев.

Эксперт пенсия реформасы котылгысыз дип саный. Беренчедән, хәзерге пенсиягә яшәп булмый. Икенчедән, пенсия түләнүе зур казаныш. Тәкъдим ителүче ташламалар уңай факт булуын атады ул.

  • Россия Президенты пенсия яшен хатын-кызлар өчен 63 түгел, 60 итеп күтәрүне тәкъдим итүен хәбәр итте. Пенсиягә өч баласы булганнар өч ел алдан, дүрт баласы булганнар дүрт ел алдан чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк балалары булганнар пенсиягә 50 яшьтән чыга ала.