Свердловск өлкәсендәге Бакыр мәчеттә татар теле дәресләре оештыралар

Теләге булган һәркем дәресләргә килә ала.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 6 октябрьдә Свердловск өлкәсендәге Бакыр мәчеттә татар теле дәресләре башлана. Бу турыда Урал мөхтәсибәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә имам Исмәгыйль Аль-Бохари исемендәге Бакыр мәчеттә татар телен өйрәнү курслары оештыралар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Уку планына татар теле грамматикасын өйрәнү, яңа лексика өйрәнү, сөйләм теле, татар әдәбиятын уку, татар телендә кинофильмнар һәм мульфильмнар карау һәм алар буенча фикер алышу кертелгән.

Дәресләргә теләге булган һәркем килә ала.