Шагыйрь Я.Емельяновка багышланган конференциягә бөтен Россиядән керәшеннәр җыелды

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе керәшен тарихын өйрәнүне үстерергә ярдәм итә, диде Санкт Петербург музее фәнни хезмәткәре Светлана Белоруссова.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 170 ел тулу уңаеннан Казанда узган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә Уралдан, Чиләбедән, Санкт-Петербургтан, Ульяновскидан һәм башка төбәкләрдән керәшен татарлары җыелды. Бу чара керәшеннәр тарихын өйрәнүне үстерергә ярдәм итә. Тарих фәннәре кандидаты, “Кунсткамера” Бөек Петр исемендәге Антропология һәм этнография музее фәнни хезмәткәре Светлана Белоруссова шулай дип әйтте.

  • Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында “Идел-Урал төбәге керәшеннәренең мәдәнияте үсешендә һәм үзенчәлеклелекләрен саклауда зыялылар роле” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция дини мәгърифәтче һәм шагыйрь Яков Емельяновның тууына 170 ел тулу уңаеннан оештырылды. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы оештыра. Конференция нәтиҗәләре буенча китап бастырылачак.

Светлана Белоруссова әлеге конференциянең керәшеннәр өчен мөһимлеген әйтте. “Беренче чиратта, мондый конференцияләрдә керәшеннәр берләшәләр, яңа кешеләр киләләр һәм алар барысы бергә актив аралаша башлыйлар. Икенчедән, әлеге конференцияләр аша керәшеннәр үзләре турында күбрәк беләләр. Белгәннәр арасында, гомумән, яңа мәгълүмат та була. Галимнәр өчен дә әлеге конференция кызыклыдыр дип саныйм. Мин монда сөйләнелә торган тарихи сюжетларны галимнәр өчен дә, үзем өчен дә бик тә кызык дип табам, чөнки бу конференциядә баштагы чор да яңарыш таба. Нәкъ менә шушындый чараларда төрле һәм тарихи яктан бай кешеләр белән аралашырга була”, - диде ул.

Светлана Белоруссова конференциядә катнашу өчен Санкт-Петербургтан килгән. “Конференциядә катнашырга дип бирегә Уралдан, Чиләбедән, Санкт-Петербургтан, Ульяновскидан һәм дә инде күбесенчә Татарстаннан килделәр. Бу конференциянең көче глобальлектә түгел. Бу конференция, миңа калса, зур конференцияләрдән мөһимрәк. Аларда, гадәттә, бернәрсә дә булмый. Ә монда, ниндидер кечкенә генә түгәрәктә чыннан да зур адымнар ясарга мөмкин. Монда керәшеннәр үсә дә ала, башкалар арасында үз-үзләрен раслый да ала. Мондый чаралар керәшеннәрне һәм галимнәрне бергә җыеп, тарихны искә тошерергә булыша. Бәлки бу яшьләрне дә кызыксындырыр. Конференциянең төп максаты – керәшеннәр тарихын актуальләштерү һәм өйрәнүне үстерү”, - диде Светлана Белоруссова.

Тарих фәннәре кандидаты Светлана Белоруссова Я.Емельяновның лидер булуын әйтте. “Яков Емельянов – әйдәп баручы шәхес. Һәр милләттә дә андый кешеләр бар. Һәм андый кешеләр булуы – ул бик мөһим. Аларга тартылып, аларга ышанып була. Мөһим кешеләр турында белергә кирәк. Мин булган барлык керәшен конференцияләре дә мөһим шәхесләргә багышланган инде. Андый кешеләр белән горурлану – ул үз тарихың, үз халкың, үз милләтең белән горурлану дигән сүз”, - диде ул.

  • Яков Емельянов – керәшен-татар шагыйре. Татарстан Республикасының хәзерге Балык Бистәсе районы Алан авылында крестьян гаиләсендә туа. Элегрәк Мамадыш өязенең Җүкәче авылындагы писарьлар әзерләү училищесында, аннан 1864-1869 елларда Казандагы “Үзәк керәшен татар мәктәбе”ндә укый. Аны тәмамлагач, туган төбәгендәге Үри авылында балалар укыта. 1874-1880 елларда Яков Емельянов Казан руханилар академиясендә белем ала, аннан ул Нократ, Мамадыш якларындагы төрле төбәкләрдә поп булып тора. Әмма үз вазифасын үтәүдән рухи канәгатьләнү тапмый. “Дьякон Я.Емельянов стихлары” исемле 38 битлек шигырь китабы 1879 елда Казанда басыла. Яков Емельяновның шигырьләре халыкчан, үткен телле, афористик яңгырашлы булулары белән ХIХ йөз татар поэзиясендә үзенчәлекле урын тоталар. Яков Емельянов 1893 елның 3 февралендә вафат була.
  • Яков Емельяновның югары дин әһеле булып китүен чиркәү белән тулысынча килешүе дип аңларга ярамый. Емельянов үз чорындагы иҗтимагый тәртипләр белән, чиркәү белән канәгать була алмый. Аның урыннан-урынга күчеп йөрүе дә шул турыда сөйли. 70 елларда ул Вятка губернасының керәшен авылларында эшләсә, соңга таба Мамадыш өязендәге Чура авылына күчә. Озакламый Тәңкәгә, аннары Шомыртбашка килә. Ә үләр алдыннан, руханилыкка бөтенләй кул селтәп, яңадан Урей Чаллысына укытучы булып кайта. Татарстан Үзәк архивының Ильминский фондындагы донослардан күренгәнчә, Яков Емельянов “каһәрләнгән поплар” исемлегенә кертелгән була.