Р.Миңнеханов балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча яңа программа төзергә йөкләде

Программа кысаларында һәр лагерьны заман таләпләренә җавап бирә торган яңарту процессы көтә.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы белән Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына  балалар лагерьларын капиталь ремонтлау буенча 3-4 елга исәпләнгән комплекслы программа эшләргә йөкләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мондый алым һәр лагерьны уңайлы һәм икътисади нәтиҗәле итү мөмкинлеге бирәчәк, дип ышануын әйтте Миңнеханов.

Шулай ук, бу программага нигезләнеп, лагерьларның сыйдырышлыгын арттыру планлаштырыла.

Гамәлдәге капиталь ремонт программасы балалар лагерьларын комплекслы яңартуны тәэмин итү мөмкинлеге бирми, бүлеп бирелгән акча бары тик аерым эшләргә генә җитә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Хәзер республикада 143 шәһәр яны лагерьлары эшли. Яшьләр белән балаларның ялы һәм тернәкләндерү республика программасы кысаларында 2018 елда төрле лагерьларда 218 мең 672 бала ял итте.