Рәфкать Кантюковка Почет ордены бирделәр

Дәүләт бүләген “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директорына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков Почет ордены белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы Карарда “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков Почет ордены “Нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә куйган күпьеллык намуслы хезмәте өчен” тапшырыла, диелгән. Бүләкләү компания генераль директорының 65 яшьлек юбилее белән туры килде.

“Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер бүген Казанда юбилярны котлар өчен дә булуын, аны концерн эшенә нык бирелгән җитәкче буларак хөрмәт итүен әйтте. Рәфкать Кантюков илнең газ өлкәсендә хезмәтен 16 яшеннән башлаган.

“Ул зур хәрефтән үз эшенең остасы. Татарстанда гына түгел, Россия буйлап та газ өлкәсендә билгеле кеше. Ул талантлы җитәкче, аңардан үрнәк алалар һәм аңа тигезләшәләр”, - диде Миллер. “20 еллап Россия Федерациясенең газ белән тәэмин итү бердәм системасының төп звеноларының берсе булган “Газпром трансгаз Казан” компаниясе генераль директоры вазифасын били”, - диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Юбилеегыз белән иластан котлыйбыз. Бәйрәмдә, вакыты тыгыз булуга карамастан, Алексей Миллер булуы безнең өчен зур дәрәҗә”, - диде.

Татарстан Президенты “Газпром” ГАҖ белән эшлекле хезмәттәшлек булдыруда “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковның роле зур булуын билгеләп үтте.

“Соңгы еллардагы барлык проектларның да уңышлы булуы "Газпром"нан һәм Рәфкать Кантюков ярдәменнән башка булмас иде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Юбилярга Орден бердәнбер бүләк булмады. “Газпром” ГАҖ исеменнән Алексей Миллер аңа Рәхмәт хаты тапшырды.

“Мин бик рәхмәтлемен. Наказлар бирелде, димәк, "Газпром", Татарстан һәм Россия уңышлары өчен эшләячәкбез”, - диде үзенең җавап сүзендә Рәфкать Кантюков.