Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе ачылды

Әлеге проект табигый һәм мәдәни мирасны сакларга, яшьләрдә гражданлык хисләрен тәрбияләргә ярдәм итәчәк, диде Илшат Гафуров.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген, Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе ачылды. “Цивилизацияләр диалогы” халыкара ЮНЕСКО форумы йомгаклау утырышында Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров әлеге проект табигый һәм мәдәни мирасны сакларга, яшьләрдә гражданлык хисләрен тәрбияләргә ярдәм итәчәген белдерде.

"Бүген ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе ачылды. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны сакларга, яшьләрдә гражданлык хисләрен тәрбияләргә, киләчәктә үз юлларын табарга ярдәм итәчәк", - диде ул.

Илшат Гафуров үзенең чыгышында “Цивилизацияләр диалогы” халыкара форумы хакында фикереләрен дә әйтте. "Әлеге форум бары тик файдага гына булды, чөнки килеп туган бик күп мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек. Без һәрвакыт үзгәрешләргә әзер булырга тиеш, нәкъ менә шул очракта гына белем бирү системасын яхшырачак. Моннан 20 ел элек АКШда түгәрәк өстәлдә чыгыш ясарга туры килде. Миңа "Сез демократик кыйммәтләргә ничек карыйсыз һәм аларны Ислам дөньясында чынга ашырырга мөмкинме?" - дип сорау бирделәр. Әйе мөмкин, ләкин хәзер түгел - дидем. Мәсәлән, орлыкны да җирне эшкәртмичә утырта алмыйбыз. Башлангыч, урта мәктәпләр, вузлар белән дә шул ук хәл күзәтелә. Үзебезнең уку йорты хакында сөйләп үтәсем килә. КФУ масштабы ягыннан Россиядә зур вуз буларак исәпләнә, бездә 44 мең студент белем ала. Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр җиде меңнән артык. Белем бирүдә төрле ысуллар кулланабыз, ә иң мөһиме яшьләрне безнең республиканың тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Тәрбия өлкәсенә һәм гуманитар фәннәргә аерым игътибар бирәбез. КФУда 24 чит тел өйрәнәбез. Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәни багланышлар, чит ил әдәбияты бүлекләре, Ислам һәм ислам мәгарифен үстерү буенча Ресурс үзәге эшли", - диде ул.