Актаныш хастаханәсеннән барлык укучы балаларны чыгардылар

Актаныш мәктәбе укучылары яткан район хастаханәсендә бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры булды.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Актаныш хастаханәсенә кичә кергән барлык укучы балаларны чыгарганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

“Актаныш үзәк район хастаханәсендә бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков булды. Хәзерге вакытта сәламәтлек саклау учреждениесендә пациентлар юк, хәлләре канәгатьләнерлек булгач алар чыгарылды”, - дип аңлаттылар ведомство матбугат хезмәтендә.

Балалар җиде көн дәвамында өйдә табиб күзәтүендә булачак.

Алдан “Татар-информ” шәхси чыганакка сылтама белән Актаныштан 20 укучының агулану билгеләре белән район хастаханәсенә китерелүен хәбәр иткән иде.