«Казан» аэропортында пассажирларны санау өчен 48 видеокамера урнаштырачаклар

Видеокүзәтү системасы аэропортка килүчеләрне санау һәм чиратларның озынлыгын билгеләү функцияләрен башкарырга тиеш.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). «Казан» аэропортында микрофонлы 35 IP-видеокамерасы урнаштырачаклар. Әлеге хезмәтне күрсәтүгә конкурсның башлангыч бәясе – 1 миллион 933 мең 388 сум, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары порталында. Аукционның техник биреме нигезендә, камералар хәрәкәт детекциясе функциясен башкарырга тиеш. Шул рәвешле, система аэропортка килүчеләрне санарга һәм чиратларның озынлыгын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ерактан торып мониторинг үткәрү һәм система белән онлайн режимында идарә итү мөмкинлеге дә каралачак.