news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында эшсезләр саны мең кешедән арткан

Хәзер халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 56 вакансия тәкъдим ителә.

Питрәч районында эшсезләр саны мең кешедән арткан
«Вперед»

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Үзизоляция режимыннан соң Питрәч районында эшсезләр саны шактый артты. Быелның март аенда ук биредә эшсезләр 76 кеше булган, ләкин июль ахырына бу сан 1085 кешегә җиткән. Шулардан 570 кеше — Көекле авылы һәм Иске Шигали авылы халкы. Бу хакта «Вперед» газетасы яза.

Шәһәргә якын булганлыктан, күп кеше Казанда эшкә урнаша. Үзизоляция чорында башкала тормышы тоткарланган, предприятиеләр зур зыян күргән, кешеләр эшсез калган. Питрәч районы халкы да.

Хәзер халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 56 вакансия тәкъдим ителә. Теләгән очракта питрәчлеләр шәһәрдә эш таба ала. Аларга Казанда эшкә урнашуга юллама бирәләр.

Ә әлегә дәүләт пандемиядән зыян күргән татарстанлыларны ярдәм итә. Июньнән эшсезлек буенча пособие өч тапкырга арткан. Хәзер 1,5 мең сум урынына питрәчлеләр 4,5 мең сум ала. Бу сумма озак вакыт эш эзләүчеләргә түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100