Мамадышта бушлай таратыла торган алма йөз еллык алмагачта үсә

Алмагач Светлананың әти-бабасы йортны сатып алган вакыттан бирле үсә.

(Казань, 7 августа, «Татар-информ»). Мамадышта бушлай алма тарату акциясен Владимир һәм Светлана Ральцевлар уйлап тапкан. Мамадышта бушлай таратыла орган алма йөз еллык алмагачта үсә. Алмагач Светлананың әти-бабасы йортны сатып алган вакыттан бирле үсә. Бу турыда «Нократ» яза.

Светлана Мамадышта туып үскән, архитектор булып эшли. Владимир — Мәскәүдә туган, эшмәкәр.

Хуҗабикә бер җәйдә авылда оныклары кунак һәм алма да күп булуын сөйләде. Балалар бер тартма алма җыйганнар һәм аны урамга куеп, узып баручыларга тәкъдим итәргә карар иткәннәр.

«Өченче ел рәттән бу эшне дәвам итәбез. Балалардан үрнәк алдык», — ди Светлана Ральцева.

 Мамадышта яшәүчеләр бу гаиләнең юмартлыгына соклана. Кайвакыт алма урынына шоколад, акча калдыралар, кайберләре рәхмәт сүзләре яза.

Мәскәүдә яшәүче Ральцевлар гаиләсе ел саен җәйге ялларын Мамадышта үткәрә.