news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда каты көнкүреш калдыкларын җыю нормаларын яңадан исәплиячәкләр

Эшләр башкару өчен якын арада конкурс игълан ителәчәк.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда каты коммуналь калдыкларны туплауның яңа нормативлары билгеләнәчәк. Эшләр 2020 елның августында башланачак, документ 2021 елның ахырында әзер булачак. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта хәбәр итте.

«Техник биремне әзерләү һәм аны килештерү белән бәйле эшләр тәмамланды, чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелде. Хәзер конкурс документларының раслаунуын көтәбез. Тиздән чаралар үткәрүгә конкурс игълан ителәчәк», — диде Алексей Фролов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100