Россиядә машина йөртү хокукына һәм ПТСка үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр

Эчке эшләр министрлыгы транспорт чарасы паспортына кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, аны теркәү турында таныклык формасын, шулай ук машина йөртү таныклыгы үрнәген ачыкларга тәкъдим итте.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы транспорт чарасы паспортына кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, аны теркәү турында таныклык формасын, шулай ук машина йөртү таныклыгы үрнәген ачыкларга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомство матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, әлеге документларны Россия законнары һәм халыкара хокук нормаларына туры китерергә планлаштыралар.

Аерым алганда, машина йөртү таныклыгы бланкы DRIVING LICENCE (машина йөртү таныклыгы) язуы белән тулыландырылачак . Шулай ук Эчке эшләр министрлыгында махсус яктылык һәм тавыш сигналлары бирү өчен җайланмалар урнаштыруга рөхсәт бирү турындагы инструкцияне үзгәртергә ниятлиләр.

Документ нигезендә, хәзер машинаны теркәү турындагы таныклыкта двигательнең егәрлеге турында мәгълүматны күрсәтергә кирәк булачак.

Моннан тыш, транспорт чарасы паспортында "Махсус билгеләр" графасына кертелә торган мәгълүматлар исемлеген төгәлләштерәчәкләр, ә бу документ югалса, яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерәчәкләр. Бу яңалык элек дәүләт исәбендә булмаган транспорт чарасы хуҗаларына кагылачак.