news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Президенты Казанга мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак

Татарстан башкаласында тыл хезмәтчәннәренең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен сурәтләгән стела һәм мемориаллар барлыкка киләчәк.

Россия Президенты Казанга мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак
Солтан Исхаков

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү турында таныклык тапшырачак. Казан мэры урынбасары Людмила Андреева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Россия Федерациясе Президенты шәһәргә әлеге мактаулы исемне бирү турында таныклык тапшырачак. Хәзер моның кайчан булачагын көтәбез. „Җиңү“ оештыру комитеты эшләвен дәвам итә, без алар белән элемтәдә торабыз», — диде ул.

Моннан тыш, закон нигезендә стела урнаштыру каралган. Хәзерге вакытта аны кую өчен урын әзерләнә, дип өстәде Андреева. Шулай ук Казан районнарында да мемориаллар урнаштыру күздә тотыла.

«Әлеге исемне бирү уңаеннан шул урында (районда) кылынган батырлыкны сурәтләгән берничә мемориал урнаштырылачак. Алар янына гади гражданнар да, заводта эшләүчеләр дә килә алачак», — дип ачыклык кертте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100