Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россия илчеләре өчен ике гражданлыкны тыю турындагы закон проектын хупладылар
Проект Дәүләт Думасына 2020 елның февраль ахырында тапшырылган иде.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәтендә илчеләр һәм илнең даими вәкилләренә халыкара оешмаларда ике гражданлыкка ия булуны һәм чит илдә тору кәгазе алуны тыя торган закон проектын хупладылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт Думасына февраль ахырында тапшырылган закон проекты нигезендә шулай ук дипломатик миссия башлыкларына үз вәкаләтләрен башкарган вакытта чит ил гражданлыгы яки тору кәгазе алу тыела.
Проектта билгеләп үтелгәнчә, әлеге үзгәрешләр илнең Төп законына төзәтмәләрне кабул итү белән бәйле. Конституциянең яңа нигезләмәләре буенча кайбер вазифа затларга чит ил гражданлыгы, башка илдә тору кәгазе алырга, шулай ук чит ил банкларында кертемнәр, акча һәм кыйммәтле әйберләр сакларга рөхсәт ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз