news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яшәүчеләр парк юлында чүп савытлары булмауга зарлана

Шәһәр башкарма комитеты тиешле хезмәтләр белән берлектә әлеге шикаятьне тикшергән.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскида яшәүчеләр медсанчасть күленнән башлап урман паркына алып бара торган җәяүлеләр сукмакларында чүп савытлары булмауга зарлана. Бу хакта социаль челтәрләрдә язганнар. Район газетасы шул хакта хәбәр итте.

Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәр башкарма комитеты тиешле хезмәтләр белән берлектә әлеге шикаятьне тикшергән. Нәтиҗәдә, өстәмә урналар урнаштыру турында карар кабул ителгән. Шулай итеп, «Благдорстройхоз» көче белән кисәтү бетерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100