news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне Шәһәр көнендә билгеләп үтәчәкләр

Август аенда шулай ук Татарстан районнарында тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәчәкләр.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне Шәһәр көнендә билгеләп үтәчәкләр
Владимир Васильев

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне август аенда — Шәһәр көнендә билгеләп үтәчәкләр. Казан мэры урынбасары Людмила Андреева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Пандемия үз төзәтмәләрен кертте, без тыл хезмәтчәннәрен киң колач белән хөрмәтли алмыйбыз, әмма моны һичшиксез эшләячәкбез. Без моңа әзерләнәбез инде. Мин 30 август — Шәһәр көне беренче шундый зур вакыйга булыр дип өметләнәм», — диде Андреева.

Аның сүзләренчә, хәзер тыл хезмәтчәннәренең исемлеген төзиләр, аларга сәнәгать предприятиеләре һәм Казан Ратушасында кадер-хөрмәт күрсәтү күздә тотыла.

Шәһәр көне алдыннан республиканың Бөек Ватан сугышы елларында тылга эшләгән предприятиеләр урнашкан районнарында массакүләм чаралар планлаштырылган. Анда шулай ук концертлар күрсәтеләчәк һәм ветераннар — тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләячәкләр.

Моннан тыш, 1 сентябрьдә Казан мәктәпләре һәм югары уку йортларында Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә багышланган тантаналы линейкалар үткәрү күздә тотыла. Мәктәп укучылары якындагы микрорайоннарда яшәүче тыл хезмәтчәннәре белән очрашыр дип көтелә. Шулай ук ай дәвамында барлык мәктәпләрдә предприятие җитәкчеләре һәм музей хезмәткәрләре катнашында ачык дәресләр узачак.

«Татар-информ» агентлыгы Казанда Татарстан башкаласына мактаулы исем бирелү уңаеннан салют булуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100