news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычтагы китапханә һәм мәктәптәпләргә китаплар бүләк иттеләр

Әлеге чарада «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» директоры Илдар Шәфыйков һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәктәп директорлары, китапханәчеләр катнашты.

Кайбычтагы китапханә һәм мәктәптәпләргә китаплар бүләк иттеләр
http://kaibicy.ru/

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында «Татарстан: все для фронта, все для Победы!» дип исемләнгән китапны урта мәктәпләргә, үзәк китапханәгә тапшыру тантанасы үтте. Бу турыда район басмасы яза.

Әлеге чарада «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» директоры Илдар Шәфыйков һәм район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәктәп директорлары, китапханәчеләр катнашты.

«Яшьләр илебезнең, әби-бабайларының героик үткәне, ТАССР тарихы турында да белергә тиеш. Шуңа да без китапны 5 июньнән 3 июльгә кадәр Татарстандагы барлык районнардагы мәктәп китапханәләренә тапшыру акциясен үткәрбез. Тарих укытучылары дәрес вакытында, партиотик темага чаралар үткәргәндә аннан файдалансын иде», — дип сөйләде Илдар Шәфыйков

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев сүзләренчә, барыбыз өчен дә кадерле булган әлеге китапның кыйммәте зур. Ул китапны тантана башланыр алдыннан карап чыккан. «Казан каймасы» төзелеше турындагы язмада Кайбыч та искә алына.

«Авыр сугыш елларында безнең якларда окоп казулары турында сез барыгыз да хәбәрдар. Казан шәһәрендәге авиация заводында төзелгән самолетлар турындагы язма да миндә кызыксыну уятты. Бу китапны бастырып чыгаруда зур хезмәт куйган ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә, — диде Рәмис Хәялиев.

Тантананы китапханче Эльмира Хәялиева һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Аделия Садыйкова алып барды. Чарада сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче укучылары да чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100