news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биш ел эчендә Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк

Әлеге эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Биш ел эчендә Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк
http://almet-rt.ru/

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районында «Безнең ишегалды» һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде. Бу хакта җирле газета яза.

Денис Косарев мәгълүматлары буенча, биш ел эчендә Әлмәт районында 532 ишегалдында төзекләндү эшләре башкарылачак. Бу шәһәр читендәге 336 һәм 15 торак пунктагы 96 ишегалды дигән сүз.

Узган елның җәендә халык белән 38 очрашу оештырылды. Очрашу район активы һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлары белән берлектә узды.

Шул ук елның ноябрь аенда Әлмәттә проект воркшопы оештырылды. Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән 15 ландшафт архитекторы катнашты.

Агымдагы елда Әлмәттә 52 ишегалды төзекләндереләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100