Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә

Синоптиклар көчле җил булачагы турында кисәтә

 (Казан, 7 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә 7.00- 22.00 сәгатьләрдә республика территориясендә тискәре метеорологик күренешләр турында кисәтә.

“8 июльдә көндез һәм кич ТР буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 15-16 м/с тизлектә җил, ә яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Казанда көндез яшен вакытында көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил булачак”, - диелгән фаразламада.