Казанда дөнья чемпионатын уздырган вакытта куркынычсызлык тәэмин итү – “Татар-информ” агентлыгында брифинг темасы

Катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 8 июль 10.00дә, “Татар-информ” “Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытта куркынычсызлык тәэмин итү” темасына матбугат конференциясе үткәрә.

Журналистларның сорауларына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгынңы зур күләмле халыкара спорт чараларының куркынычсызыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин җавап бирә.

Чара Декабристлар урамы, 2нче йорт адресы буенча брифинглар залында (1 кат) үткәреләчәк.

Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.