ТР Гидрометеорология үзәге яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Көндез Казанда - 28-31, ТР буенча – 28-32 градус җылы

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). ТР синоптиклары фаразлавынча, 8 нче июльдә республикада төнлә һәм көндез 17-22 м/с кадәр көчле җил белән яшенле яңгыр явуы көтелә, боз явуы ихтимал.
Көндез Казанда - 28-31, ТР буенча – 28-32 градус җылы.
9 июльгә каршы төндә республикада шулай ук яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 15-20 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.