Уфадагы татар әбисенең 100 яшьлек юбилее

Уфада яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе – татар әбисе Хәлимә Әхмәтҗанова бу көнәрдә күп котлаулар кабул итә
(Уфа, 7 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада яшәүче иң өлкән кешеләрнең берсе – татар әбисе Хәлимә Әхмәтҗанова бу көнәрдә күп котлаулар кабул итә. 100 яшьлек юбилеен билгели ул. Шушы уңайдан Хәлимә әбине 4 баласы, 12 оныгы һәм 9 оныкачы зур бәйрәм табыны оештырып котлады, аңа исәнлек, озын гомерләр теләде.
Хәлимә апа Башкортстанның Кушнаренко районындагы Иске Тукмаклы исемле бик матур татар авылында туа. Шунда уңган да, булган да Мансур агага кияүгә чыга. 1940 елда гаиләләре белән Уфага күчеп килә алар. Сугыш башлануга, Мансур ага фронтка китә һәм әйләнеп кайта алмый. Хәлимә апа балаларын үзе үстерә, Уфада гомере буе заводта хезмәт сала. Шәһәр яны бакчасында яратып эшли, балаларын кеше арасында ким-хур итми үстерә. Әле бүгенге көндә дә бакчада эшләргә ярата Хәлимә әби. Үзенең шушы күркәм бер гасырлык яшенә җитүен дә фәкать гел хәрәкәттә булуы белән, яхшы ниятләрдә яшәве белән бәйләп аңлата Хәлимә әби.