Казан бүлеге станцияләре узган 6 айда йөк төяү күләмен 30 процентка арттырган

Иң зур күләм бу чорда Нуя станциясендә (Мордва Республикасы) теркәлгән
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Агымдагы ел башыннан Горький тимер юлында йөк төяүдә сизелерлек үсешне Арча, Свияжски, Яшел Үзән, Канаш, Нуя, Ярански, Ибреси, Нужьялы станцияләре биргән.
Узган 6 ай эчендә, 2009 елның шул чорына караганда, әлеге станцияләрдә йөк төяү күләме ике тапкырдан күбрәккә үскән. Тимер юл станцияләре эшен оештыру буенча Казан үзәгенең станцияләре арасында иң зур күләм бу чорда Нуя станциясендә (Мордва Республикасы) теркәлгән. Гыйнвар-июнь айларында биредә 1,5 млн. тонна йөк төялгән. Казан үзәге станцияләрендә бу чорда барлыгы 3,4 млн. тонна йөк төялгән. Шул рәвешле, узган елгы күрсәткечне 30 процентка арттыруга ирешелгән.
Гомумән алганда, узган ярты еллыкта барлыгы 20 млн.665 мең тоннадан артык йөк төялеп, 2009 ел күрсәткече 16,6 процентка үскән. Магистральдә йөк әйләнеше күләме, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, якынча 9 процентка үскән.
Тимер юл станцияләре эшен оештыру буенча Казан үзәге узган елның 1 ноябреннән бирле эшли. Үзәк үз составында идарә органын һәм Горький тимер юлы Казан бүлеге территориясендәге станцияләрне берләштерә.