Горький тимер юлында балалар травматизмын кисәтү айлыгы тәмамлады

Айлык барышында тимер юллар аша рөхсәт ителмәгән урынннардан чыккан 435 кеше тоткарланган, шуның 174 е-балалар

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Җәйге пассажир кампаниясе һәм балаларның каникуллары чорында тимер юллар янәшәсендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бару аеруча мөһим. Шуны күздә тотып, Горький тимер юлында травматизмны кисәтү айлыгы игълан ителгән иде. Ай дәвамында ГТЮ хезмәткәрләре аңлату эшләре алып барган. Балалар өчен аңлаешлы телдә пассажир платформаларында, тимер юлларда булу, вагоннардан төшү һәм менү кагыйдәләре турында сөйләүче белешмәләр таратылган. Тимерюлчылар шулай ук мәктәпләр һәм мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә чыгып, балалар белән әңгәмәләр уздырган, тимер юл объектларында булу кагыйдәләренә кагылышлы бәйге һәм викториналар оештырган.
Айлык барышында тимер юллар аша рөхсәт ителмәгән урынннардан чыккан, магистраль янәшәсендә иминлек кагыйдәләрен үтәми йөргән 435 кеше тоткарланган булса, шуның 174 е- балалар.
Җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте мәгълүматларына караганда, Горький магистрале тимер юл транспортында иминлекне күтәрү чараларына ел саен зур акчалар сала. Бу суммалар тимер юллар аша җәяүлеләр чыга торган күперләрне, тоннельләрне, пассажир платформаларын төзекләндерүгә, платформаларда иминлек полосаларын буяуга һ.б. максатларга тотыла. Ләкин практика күрсәткәнчә, тимер юллардагы бәхетсезлек очраклары еш кына гражданнарның саксызлыгы аркасында килеп чыга. Горький тимер юлы гражданнарны куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, магистральләрне рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга, тимер юллар янында балаларны караучысыз калдырмаска чакыра.