Чаллыда Төзүчеләр бәйрәме үткәреләчәк

Бәйрәмдә үзешчән сәнгать коллективлары, спортчылар, балалар һәм яшьләр оешмалары катнашачак
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). 7 августта Чаллыда Төзүчеләр бәйрәме үткәреләчәк. Бу хакта “Шәһри Чаллы” хәбәрчеләре хәбәр итә.
Бәйрәмдә үзешчән сәнгать коллективлары, спортчылар, балалар һәм яшьләр оешмалары катнашачак. Төзүчеләр традиция буенча Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.
Бәйрәм уңаеннан шәһәрдә “Иң яхшы төзүче” һөнәри осталык бәйгесе игълан ителде. Ул 1 августка кадәр дәвам итә. Конкурста катнашучыга махсус комиссия каршында үзенең эш кораллары белән нинди дә булса практик эш башкарып күрсәтергә туры киләчәк.