Чүпрәледә муниципаль район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды

Утырышта авылларны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаган затларга карата беркетмәләр каралды
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чүпрәледә муниципаль район административ комиссиясенең чираттагы утырышында авыл җирлекләрендәге милициянең вәкаләтле вәкилләре тарафыннан авылларны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаган затларга карата беркетмәләр каралды, дип хәбәр итә “Туган як” хәбәрчеләре.
Кайбер авылларда аерым гражданнар шәхси мал-туарларын караучысыз калдырып, иген чәчүлекләрендә ашап йөрүләренә юл куйганнар. Аларга карата 500 сумнан алып 1500 сумгача штраф түләтү каралды.
Көнкүреш калдыкларын чыгарып ташлау һәм рөхсәтсез төзелеш материалларын саклау белән шөгыльләнүчеләр административ җаваплылыкка тартылды.