Казан танк училищесында яшь офицерларның чыгарылыш кичәсе була

400гә якын курсантка лейтенант дәрәҗәсе биреләчәк
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Алдагы шимбәдә Казанның танк училищесында яшь офицерларның чыгарылыш кичәсе була.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, училищены 400гә якын курсант тәмамлый. Шунысы куанычлы, аларның 7се - алтын медаль, 40ка якыны кызыл диплом хуҗасы.
Алда курсантларны хәрби хезмәт көтә. Алар барысы да РФ Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре хәрби частенә билгеләнгән. Чыгарылыш кичәсеннән соң офицерлар бөтен ил буенча таралачак.
Училище тәмамлаучылар хезмәтләре уңышлы булсын өчен һавага тәңкә ыргытачак, училище мәйданында бәйрәм маршы үтәчәк.