Фәрит Мөхәммәтшин “Алтын каләм – 2008” республика фестивале җиңүчеләре белән очраша

Быел фестиваль Россиядә һәм Татарстандагы Гаилә елына, шулай ук Казанда 2013 елда Универсиада уздыруга багышланган иде
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының “Алтын каләм – Золотое перо – 2008” республика фестивалендә җиңүчеләр белән очраша.
ТР Дәүләт Советының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, быел фестиваль Россиядә һәм Татарстандагы Гаилә елына, шулай ук Казанда 2013 елда Универсиада уздыруга багышланган иде.
Фестиваль 3 этапта узып, аның сайлап турлары 30 шәһәр һәм районны колачлады. Төрле номинацияләрдә “иң яхшылар” дип табылган журналист хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр (йөзләп яшь журналист) фестивальнең йомгаклау өлешендә катнашты. Ул агымдагы елның 27-29 июнендә “Борис Полевой” теплоходында Казан – Тольятти – Самара – Казан маршруты буйлап узды.
Өч көнлек сәфәр вакытында яшьләр газеталар чыгарды, видеосюжетлар әзерләде, һөнәри осталыкка багышланган дискуссияләрдә катнашты. Профессиональ жюри фестивальнең Гран-приена лаек дип Балык бистәсе районыннан – Ләйсән Фәтхетдинова, Яшел Үзәннән Ксения Витовская тапты. Алар Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына ташламалы шартларда укырга керү хокукы бирелде.
Фестиваль ТР Журналистлар берлеге һәм Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылды.